Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Олы Ачасыр авылында яшәүче ИЛДАР ХӘБИБРАХМАН улы ӘХМӘТОВНЫҢ 17 сентябрьдә 75 яшьлек олуг юбилее.

17 сентября 2021, 06:00

584

0

0

Олы Ачасыр авылында яшәүче ИЛДАР ХӘБИБРАХМАН улы ӘХМӘТОВНЫҢ 17 сентябрьдә 75 яшьлек олуг юбилее.

Кадерле әтиебез! Гомер юлың якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык, әтиебез!

Сине ихластан гомер бәйрәмең белән кайнар котлыйбыз. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өндәгәнең, ата-ана һәм туганлык кадерен белергә өйрәткәнең, туган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуың өчен бик зур рәхмәтлебез. Безнең өчен һәрчак киң күңелле, олы җанлы, таянычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, яшәү өлгебез булдың, оныкларыңа да ягымлы бабай син. Киләчәктә дә өебез шулай ямьле, ризыклы булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә терәк, ышаныч булып, озак гомер итегез. Алдагы көннәреңдә дә саулыкта, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде. Әти! Сиңа аяз көннәр, сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер, бәхетле яшәвеңне телибез.

Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Нурия, балаларың Ләйсән, Илнур, киленең Энҗе, оныкларың Булат, Диләрә, Язилә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X