Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Олы Ачасыр авылында яшәүче Гумәр Абдулхәер улы Вәкиловның 17 сентябрьдә 80 яшьлек юбилее булып узды

18 сентября 2019, 07:03

606

0

1

Олы Ачасыр авылында яшәүче Гумәр Абдулхәер улы Вәкиловның 17 сентябрьдә 80 яшьлек юбилее булып узды

Газиз кешебез, кадерле әтиебез! Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Кадерлебез, сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме – алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, кардәш-туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын, ихтирамын тоеп, әниебез белән хәерле, тыныч тормышта гомер ит!
Күпме генә бәхет теләсәк тә,
Бик аз булыр кебек тоела.
Нинди генә изгелекләр
эшләмәдең,
Кешеләргә гомер буена!
Котлы булсын, әти, туган көнең,
Гөлчәчәктәй үтсен һәр көнең.
Корычныкы булсын тазалыгың,
Кояшныкы булсын гомерең.


Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Фәридә,
балаларың Ирек-Римма, Илнур, Фәнзия, оныкларың Әнисә, Әминә, Идрис.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев