Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Олы Ачасыр авылында яшәүче газиз әниебез, дәү әниебез ГӨЛСӘРИЯ КАВИ КЫЗЫ ВАЛИУЛЛИНАның бүген, 18 июльдә, олы юбилее

18 июля 2019, 08:55

854

0

5

Олы Ачасыр авылында яшәүче газиз әниебез, дәү әниебез ГӨЛСӘРИЯ КАВИ КЫЗЫ ВАЛИУЛЛИНАның бүген, 18 июльдә, олы юбилее

Әни! Сабыр, тыйнак, киң күңелле, олы җанлы булганың өчен якыннарың,балаларың арасында абруең зур синең!
Рәхмәт, әни, әти белән күпләргә үрнәк булырлык, ныклы гаилә корып, пар канатларыгыз астында безне 3 кызны сөеп, назлап, өчебезгә дә югары белем, тәрбия биреп үстердегез. Инде без тормышта үз юлыбызны табып, гаиләләр корып яшәсәк тә, ә сез әти белән һаман без дип янып-көеп яшисез. Кайчан гына килсәк тә өстәлеңдә пешкән камыр, ачык йөз белән каршы аласыз.
Йортыбызның нуры, тормышыбызның терәге булып, кадер-хөрмәттә, әтиебез белән тигезлектә, яшәүдән ямь табып, рәхмәтләргә төренеп, бәхетле мул тормышта, тынычлыкта озак гомер кичерергә язсын сиңа, әниебез.

Әти белән тигез яшәгез сез,
Ничек матур парлап йөргәндә!
Шулай бергә каршы алыгыз сез,
Без сагынып кайтып кергәндә.

Сине яратып, кызларың Гөлназ, Гөлнара, Чулпан, кияүләрең Фәрит, Рамил, Радик, оныкларың Индира, Камил, Фирзәр, Камилә, Самира, Самир.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X