Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Олы Ачасыр авылында гомер итүче Зөлхәбирә Хәбибулла кызы Хәмидуллинаның олы бәйрәме – 80 яшьлек юбилее!

18 сентября 2020, 06:00

856

0

1

Олы Ачасыр авылында гомер итүче Зөлхәбирә Хәбибулла кызы Хәмидуллинаның олы бәйрәме – 80 яшьлек юбилее!

Кадерле әниебез, бүген барыбыз өчен дә зур бәйрәм! Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакьлыгын аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән иман иңдерүче әни. Без сырхаулап ятканда, күкрәгенә кысып, «җан жимешем, балам» диеп, чын күңелдән борчылучы әниебез, син булмасаң, без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек. Тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде. Аллаһынын мең рәхмәте яусын сиңа, әниебез. Озын гомер, тән сихәтлеге, саулык, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә, без – балаларыңа яшәеш чыганагы булып, озын гомер кичер әле, әниебез!

Әни бит ул – өйнең яме,
Ә тормышта – олы бер терәк.
Сәламәт бул, озак яшә,
Син бит, әни, безгә бик кирәк.

Җир йөзендәге иң изге теләкләр белән, 5 балаң, кияүләрең, киленнәрең, 10 оныгың, 6 оныкчыгың.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X