Яшел Үзән

Норлат авылында яшәүче кадерле әтиебез Госман Фатыйх улы Вәлитовны 65 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

--, 7 март 2020 - 07:00
300
1
3

Әтиебез! Сиңа ак бәхетләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер телибез. Киләчәктә әниебез белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, саулыкта картаерга насыйп булсын үзегезгә.
Йөрәгеңнең киңлегенә
Сыйганбыз барыбыз да.
Без бәхетле синдәй кеше 
Булганга яныбызда.
Син бар чакта безгә рәхәт,
Балкып тора өй эче.
Тормышны сөеп яшәргә
Сүнмәсен, әти, көчең.
Чәчләреңне чал басса да,
Күңелең көр, һаман яшь әле
Җаның тыныч, тәнең таза булып,
Кайгы-хәсрәт күрми яшә әле!

Сине яратып, хөрмәт итеп, тормыш иптәшең Фәния, балаларың һәм оныкларың.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 8 март 2020 - 18:24
    Без имени
    Поздравляем. Гусман,