Норлат авылында яшәүче кадерле әниебез Гөлсинә Вәрис кызы Ркиеваның 14 ноябрьдә гомер бәйрәме – 60 яшьлек юбилее!
Кадерлебез! Сине ихлас күңелдән матур бәйрәмең белән котлыйбыз! Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, якыннарыңның күңел җылысын тоеп, әти белән тигезлектә бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез!
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка,
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма!
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың.
Нет комментариев