Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Норлат авылында яшәүче кадерле әниебез, дәү әниебез СӘГЪДИЕВА МӘДИНӘ ӘКМӘЛ КЫЗЫның 65 яшьлек юбилее

09 ноября 2018, 09:34

1249

0

0

Норлат авылында яшәүче кадерле әниебез, дәү әниебез СӘГЪДИЕВА МӘДИНӘ ӘКМӘЛ КЫЗЫның 65 яшьлек юбилее

Кадерле әниебез! Сине олы бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, баларыңның, оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, безне сөендереп яшә!

Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма.
65 яшең белән котлап,
Зур бәхетләр сиңа телибез.
Үзең кешелекле булган өчен,
Олылыйбыз бүген сине без.

Иң изге теләкләр белән, кызларың, кияүләрең һәм оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X