Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Мулла Илендә яшәүче ГОСМАН ГОМӘР УЛЫ ХӘКИМОВка бүген — 80 яшь

15 июля 2018, 07:50

1426

0

2

Мулла Илендә яшәүче ГОСМАН ГОМӘР УЛЫ ХӘКИМОВка бүген — 80 яшь

Мулла Илендә яшәүче тормыш иптәшем, әтиебез, дәү әтиебез, бабаебыз ГОСМАН ГОМӘР УЛЫ ХӘКИМОВның 15 июльдә 80 яшьлек юбилее.
Кадерлебез! Чын йөрәктән шушы зур юбилеең белән тәбриклибез. Тормыш дәверендә барысын да кичерергә туры килгәндер. Ә син безнең сына һәм сынала торганнардан түгел шул. Көчле рухлы, көр күңелле булуыңа сокланабыз, синнән көч һәм дәрт алып яшибез. Алдагы көннәреңдә дә Аллаһ Тәгалә сәламәтлегеңнән аермасын. Тигезлектә, һәр көннән ямь табып, балалар, оныклар рәхәтен, игелеген күреп, кадер-хөрмәттә генә яшәргә насыйп булсын.

Куанычлар гына алып килсен
80 яшең — олы бәйрәмең.
Сиңа бүген бүләк итәбез без
Барлык яхшылыклар бәйләмен.

Яратып, хатының Зөлфия, балаларың Гөлшат-Илгиз, Ризван-Фәридә, Гөлнур, Рөстәм, оныкларың Лилия-Максим, Марат-Энҗе, оныкчыгың Азалия.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X