Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Мулла Илендә яшәүче газиз кешебез – әниебез Сания Әхмәтгәрәй кызы Насыйбуллина 75 яшьлек юбилеен билгели.

22 октября 2021, 06:00

600

0

0

Мулла Илендә яшәүче газиз кешебез – әниебез Сания Әхмәтгәрәй кызы Насыйбуллина 75 яшьлек юбилеен билгели.

Кадерлебез! Сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлап, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: аяз күк йөзе, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән кадерле син, әниебез! Киләчәктә дә киң күңелле, олы йөрәкле булып кал.
Алдагы көннәреңдә әтиебез Гомәр Хәбир улы белән тигезлектә, сәламәт булып, озын гомерләр насыйп итсен, балаларыңның, оныкларыңның шатлыкларына, уңышларына сөенеп яшәргә язсын.

Ихлас теләкләр белән,тормыш иптәшең, балаларың Радик, Руслан, Гөлфизә, оныкларың Шамил, Самат.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X