Мулла Илендә туып үскән РИЗВАН ГОСМАН УЛЫ ХӘКИМОВны котлыйбыз!
Мулла Илендә туып үскән РИЗВАН ГОСМАН УЛЫ ХӘКИМОВның бүген, 29 декабрьдә, 55 яшьлек юбилее.
Кадерлебез, гомер бәйрәмең белән чын йөрәктән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның игелекләрен күреп, озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.
Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрчак аяз булсын. Гел шулай елмаеп, янәшәңдәгеләрне сөендереп яшә!
Тормыш юлың балкып торсын,
Нурлы булсын күңелең.
Сәламәт бул, шатлык, бәхет белән,
Бер кайгысыз үтсен гомерең.
Яратып, тормыш иптәшең Фәридә, киявең Максим, кызың Лилия, оныгың Азалия.
Нет комментариев