Мулла Иле авылында яшәүче кадерле әниебез һәм дәү әниебез Фирдәүсә Минһаҗ кызы Зәйнуллинаның 6 февральдә туган көне – 85 яшьлек юбилее!
Тынгысыз җанлы, сабыр һәм кешелекле әниебез, сине чын күңелебездән олуг юбилеең белән котлыйбыз. Безнең шатлык-борчуларны йөрәгең аша үткәреп, ярдәм итеп торуың өчен мең-мең рәхмәт сиңа. Аллаһы тәгалә сиңа саулык – сәламәтлек, бәрәкәтле озын гомер насыйп итсен. Иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе беркайчан да ташламасын. Безнең өчен иң кадерле кеше булып, онык-оныкчыклар бәхетенә сөенеп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын.
Иң изге теләкләр белән, балаларың, кияүләрең, оныкларың, оныкчыкларың.
Нет комментариев