Яшел Үзән

Мулла Иле авылында яшәүче кадерле кешебез ГЫЙНИЯТУЛЛИН САМАТ ГАБДУЛЛА УЛЫн юбилее белән котлыйбыз!

--, 10 гыйнвар 2018 - 13:52
534
0
0

Мулла Иле авылында яшәүче кадерле абыебыз, энебез ГЫЙНИЯТУЛЛИН САМАТ ГАБДУЛЛА УЛЫна 4 гыйнварда 50 яшь тулды.

Сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз! Корычтай нык сәламәтлек, бәхетле озын гомер, тыныч тормыш телибез. Гомерең гел шатлыклардан, куанычлардан гына торсын, яхшы, күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Алдагы көннәрең кояш кебек якты, нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Без сине ихлас күңелдән хөрмәт итәбез һәм яратабыз.


Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,
Ягымлы,шат булсын күнелең,
Озын гомер,бәхет-шатлык белән
Бер кайгысыз үтсен гомерең.


Гади, сабыр, олы җанлы да син,
Кылганнарың бары изгелек.
Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнең,
Бәхетләрең булсын гомерлек.


Күпме булса җирдә изге теләк,
Без телибез сиңа барын да.
Ап-ак карлар кебек бәхет яусын
Туар көннең һәрбер таңында.
  

Иң изге теләкләр белән, барлык туганнарың.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: