Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Мамадыш-Әкилдә яшәүче Гүзәл Рәшит кызы Лотфуллинаның 50 яшьлек юбилее!

01 ноября 2019, 08:00

2064

0

0

Мамадыш-Әкилдә яшәүче Гүзәл Рәшит кызы Лотфуллинаның 50 яшьлек юбилее!

Кадерле апабыз! Ихлас күңелдән күркәм бәйрәмең – туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлык лар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, җизни Разыйм белән тигезлектә озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.
Сөйкемле карашың кояшка тиң — 
Бар тормышны нурга күмәсең. 
Бу дөньяның барлык хикмәтләрен, 
Бары тик син генә беләсең. 
Тормышта гел ярдәм итеп тора,
Зирәк киңәшләрең, җылы сүзең.
Иркәлисең, яратасың, юатасың, 
Тыңлыйсың да, аңлыйсың да үзең. 
Сәламәтлек, озын гомер язсын, 
Гел көләч һәм яшь бул хәзергечә! 
Күңелең синең күтәренке булсын, 
Сөенеп һәм сөендереп 
мең-мең яшә!


Яратып, изге теләкләр белән, Айдар, Гөлнара, Гөлчәчәк 
һәм Әдилә Ибраһимовлар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев