Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Мамадыш-Әкилдә гомер итүче Лотфуллин Разин Равил улының 55 яшьлек юбилее

20 апреля 2018, 10:21

1430

0

1

Мамадыш-Әкилдә гомер итүче Лотфуллин Разин Равил улының 55 яшьлек юбилее

Яхшы атаның хакы йөз яхшы остазның хакыннан да олырак. Үзебезне яратырга, кешеләргә ихтирам белән карарга һәм тормышта үз урыныбызны табарга өйрәткәне һәм өйрәтеп кенә түгел, үзе дә нәкъ шулай яшәгәне өчен без әтиебезгә зур рәхмәтле. Кадерлебез, ихлас күңелдән сине туган көнең белән котлыйбыз, сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син безнең таянычыбыз, ышанычыбыз, яклаучыбыз, саклаучыбыз да. Үстердең кеше иттең, мең рәхмәтләр укып сиңа озын гомер телибез. Киләчәктә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын.

Иң изге теләкләр белән әниең Әминә, хатының Гүзәл, улларың Илшат, Илназ-Руфинә һәм оныгың Ралинә.

 

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X