Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Мамадыш-Әкил авылында яшәүче Роза Гомәр кызы Зиннәтуллинаның 12 февральдә туган көне – юбилее.

12 февраля 2020, 11:36

632

0

0

Мамадыш-Әкил авылында яшәүче Роза Гомәр кызы Зиннәтуллинаның 12 февральдә туган көне – юбилее.

Олы йөрәкле, һәммәбез турында да кайгыртып яшәүче кадерле әниебезне шушы бәйрәме – юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.
Киләчәктә дә балаларыңның игелеген күреп, оныкларга сөенеп, туганнарыңның җан җылысын тоеп, әтиебез белән тигезлектә, кайгы-хәсрәт күрми, сау-сәламәт булып, озак еллар бәхетле, озын гомер кичерүегезне телибез.
Әни! Изге теләкләрдән, назлы сүздән башка
Табып булмый затлы бүләкне.
Безнең өчен бик тә кадерле син,
Бик тә якын, бик тә кирәкле.
Шатлык-куанычлар, сәламәтлек
Юлдаш булсын, әни, гомергә.
Йортыбызны җылытучы учак,
Нур сибүче кояш син безгә.
Рәхмәт, әни, сиңа барысы өчен
Тәрбияңә, биргән назыңа.
Күңел тынычлыгы юлдаш булсын
Киләчәкнең якты язында.

Иң изге теләкләр белән, сине яратып әти-әниең, әтиебез, балаларың, оныкларың, барлык туганнар исеменнән –кызың Айгөл.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев