Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Мамадыш-Әкил авылында яшәүче кадерле әтиебез Шәүкәт Хәлил улы Нәбиуллинның 8 апрельдә 70 яшьлек юбилее һәм әниебез Мәдинә Закир кызы белән пар канатлар булып яши башлауларының 45 еллык туйлары белән котлыйбыз.

08 апреля 2020, 07:00

909

0

0

Мамадыш-Әкил авылында яшәүче кадерле әтиебез Шәүкәт Хәлил улы Нәбиуллинның 8 апрельдә 70 яшьлек юбилее һәм әниебез Мәдинә Закир кызы белән пар канатлар булып яши башлауларының 45 еллык туйлары белән котлыйбыз.

Әтиебез! Сиңа исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер насыйп булсын. киләчәктә дә әниебез белән бергә тигезлектә яшәвегезне телибез.

70 яшь ул – картлыкның уртасы,
Гомер үтте диеп уйлама.
Әнкәй исән, балаларың янда,
Бәхетле син, әткәй, дөньяда.

Күпме генә бәхет теләсәк тә,
Бик аз булыр кебек тоела.
Кирәк чакта ярдәм кулың суздың,
Шәфкатьле син һәрбер балаңа.

Бездән теләк һәрчак якты сиңа,
Шатлык кына, әти, гел изге.
Балаларың белән гөр килешеп,
Сау-сәламәт яшә гомереңне.

Сезне яратып, балаларыгыз, кияү-киленнәрегез, оныкларыгыз исеменнән улың Илнар гаиләсе.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X