Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Мамадыш-Әкил авылында яшәүче Гыйләҗев Фәрид Шамил улының бүген, 5 июньдә, 60 яшьлек юбилее

05 июня 2018, 09:38

1118

0

0

Мамадыш-Әкил авылында яшәүче Гыйләҗев Фәрид Шамил улының бүген, 5 июньдә, 60 яшьлек юбилее

Яшьлек дәрте белән янып-көеп, җәйләрне уздырып йөргәндә кинәт кенә өлкәнәю, гомер көзенә якынлашу кебек сүзләр күңелгә моңсу йөгертә. Ныклабрак уйлап карасаң көз – ул салкынын да, җылысын да, муллыгын да матур төсләргә күмгән кабатланмас бер чор. Кеше дә яшәгән саен зирәгәя, тәҗрибә туплый. Нәкъ менә синең кебек, хөрмәткә лаек, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә әзер олы кешегә әверелә. Син дә бүген яраткан тормыш иптәшеңнең, балаларыңның таянычы, кадерлесе, туганнарыңның хөрмәтле, үрнәк өлгесе, булып гомер көзенә аяк басасың. Матур да, җылы да, мул да, югалтусыз да булсын әлеге чор синең. Чөнки әле кышлар бар, якыннарыңның алдында яулыйсы яңа үрләр бар, йөзенчене тутырганда телисе изге ният-теләкләр бар.
Әти! Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Киләчәктә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта озак еллар яшәргә насыйп булсын үзегезгә!

Сине яратып, хөрмәт итеп, тормыш иптәшең Флора, балаларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев