Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Әлмәт шәһәрендә гомер кичерүче туганыбыз ГОМӘР КӘРИМ УЛЫ ЯРУЛЛИНны котлыйбыз!

08 февраля 2019, 09:22

933

0

0

Әлмәт шәһәрендә гомер кичерүче туганыбыз ГОМӘР КӘРИМ УЛЫ ЯРУЛЛИНны котлыйбыз!

Олы Ачасыр авылында туып үсеп, бүгенге көндә Әлмәт шәһәрендә гомер кичерүче туганыбыз ГОМӘР КӘРИМ УЛЫ ЯРУЛЛИНның 70 яшьлек юбилее.

Без сине ихлас күңелебездән бу бәхетле көнең белән тәбрик итәбез. Син һәрвакыт яхшы күңелле, сабыр, кешелекле, олы җанлы, ягымлы туганыбыз – без сине ихлас күңелебездән ихтирам итәбез һәм яратабыз.
Алдагы тормышың кайгы-хәсрәтсез үтсен, сәламәт бул, матур гомер ит, балаларыңның-оныкларыңның игелеген күреп, һәрвакыт шулай изге, сабыр, шат күңелле булып, озак яшә.

Күпме генә бәхет теләсәк тә,
Бик аз булыр кебек тоела.
Нинди генә изгелекләр эшләмәдең
Кешеләргә гомер буена!

Шуңа Сине бар да яраталар,
Дус-ишләрең йөри кергәләп.
Сәламәтлек, бәхет-шатлык белән
Яшик әле, туган, бергәләп!

Сине яратып, хөрмәт итеп, барлык Яруллиннар гаиләсеннән.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев