Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Киң күңелле, олы йөрәкле әниебез СӨНГАТУЛЛИНА МӘРЬЯМ ВӘДИГУЛЛА КЫЗЫн чын күңелдән туган көне белән котлыйбыз

26 января 2019, 06:50

1579

0

0

Киң күңелле, олы йөрәкле әниебез СӨНГАТУЛЛИНА МӘРЬЯМ ВӘДИГУЛЛА КЫЗЫн чын күңелдән туган көне белән котлыйбыз

Әни! Син — гаиләбезнең ышанычлы терәге, ярдәмчел, һәрвакыт безнең өчен тырышып яшисең. Инде без — балаларың тормышта үз юлыбызны табып, гаиләләр корып яшәсәк тә, сез әти белән һаман без дип янып-көеп яшисез. Сезнең алда без баш иябез, бөтенесе өчен дә зур рәхмәтебезне әйтәбез. Сиңа иң матур теләкләр генә юллыйбыз, ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге, сыйлы гомер, чиксез бәхет-шатлыклар, имин тормыш, кайгы-борчуларсыз таңнар, килер көннәрең куанычлы, туасы таңнарың өметле, гомерең озын булсын. Киләчәктә дә әти белән, без — балаларыгызның, оныкларыгызның кадер-хөрмәтен күреп, мул тормышта, исәнлектә-саулыкта яшәргә язсын сезгә.

Алгы көннәрдә дә бәхетебез
Булсын иде тулы, түгәрәк.
Синнән җылы алып һаман шулай
Гомер кичсәк иде бергәләп.

Кояш җылысына җыелгандай
Сыенабыз, Әни, яныңа.
Тормыш ямен, матурлыгын тоеп,
Яшә Әни, яшә тагын да.

Тирән ихтирам белән, яратып – балаларың һәм оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев