Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Күгәй авылында яшәүче кадерле әтиебез ӘХМӘДУЛЛИН ФӘРИТ ХӘЛИУЛЛА УЛЫн котлыйбыз!

20 августа 2018, 08:04

1163

0

4

Күгәй авылында яшәүче кадерле әтиебез ӘХМӘДУЛЛИН ФӘРИТ ХӘЛИУЛЛА УЛЫн котлыйбыз!

Күгәй авылында яшәүче газиз кешебез – кадерле әтиебез ӘХМӘДУЛЛИН ФӘРИТ ХӘЛИУЛЛА УЛЫның бүген, 20 августта, туган көне. Әтиебез, ихлас күңелдән котлыйбыз.

Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Үстердең, кеше иттең, барыбыз да мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сиңа. Киләчәктә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын үзегезгә!

Сине чиксез яратып, иң изге теләкләр белән, яраткан кызың Әлфия, киявең Ансар һәм оныгың Әмирхан.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X