Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Күгәй авылында яшәүче кадерле әние без Гөлсинә Рәвхәт кызы Ихсанованың 12 февральдә 60 яшьлек юбилее!

12 февраля 2020, 08:00

542

0

0

Күгәй авылында яшәүче кадерле әние без Гөлсинә Рәвхәт кызы Ихсанованың 12 февральдә 60 яшьлек юбилее!

Кадерле, сөекле әниебез! Сине алтын юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.
Әнкәй, диеп әйтер кешең булу, 
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса – уртак була, 
Кайгыларың булса – югала.
Тормыш юлың һәрчак балкып торсын, 
Ягымлы, шат булсын күңелең.
Озын гомер, бәхет-шатлык белән, 
Бер кайгысыз үтсен гомерең.
Зур бәхетләр юлдаш булсын сиңа, 
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.

Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең, балаларың, киленең, оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев