Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Күгәй авылында яшәүче ГЫЙЛӘҖЕВА ӘМИНӘ ӘХМӘДУЛЛА КЫЗЫн юбилее белән котлыйбыз!

02 ноября 2017, 09:36

1334

0

0

Күгәй авылында яшәүче ГЫЙЛӘҖЕВА ӘМИНӘ ӘХМӘДУЛЛА КЫЗЫн юбилее белән котлыйбыз!

Күгәй авылында яшәүче кадерле кешебез – әниебез ГЫЙЛӘҖЕВА ӘМИНӘ ӘХМӘДУЛЛА КЫЗЫның 2 ноябрьдә 70 яшьлек юбилее. Әни! Дәү әни! Сине бәйрәмең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Һәр туар көн сиңа шатлык-куанычлар, саулык-сәламәтлек, бәрәкәтле тормыш алып килсен, балаларыңның һәм онык­ларыңның игелеген күреп, кадерле кеше булып яшәргә насыйп булсын. 70 яшь ул – картлыкның уртасы, Гомер үтте диеп уйлама. Сау-сәламәт, балаларың янда, Бәхетле син, әнкәй, дөньяда. Күпме генә бәхет теләсәк тә, Аз булыр кебек тоела. Кирәк чакта ярдәм кулы суздың, Шәфкатьле син һәрбер балаңа. Шуңа сине бары да яраталар, Дус-ишләрең йөри килгәләп. Сау-сәламәт булып, туксанны да Үткәрергә язсын бергәләп. Сине яратып, балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың исеменнән – улың Рәмил гаиләсе.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев