Яшел Үзән

Күгештә яшәүче иң кадерле кешебез — ЙОСЫПОВА ГӨЛФИНӘ АХУНҖАН КЫЗЫн юбилее белән котлыйбыз!

--, 30 ноябрь 2018 - 07:21
419
1
5

Күгеш авылында яшәүче, иң кадерле кешебез — әние­без ЙОСЫПОВА ГӨЛФИНӘ АХУНҖАН КЫЗЫн 60 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. Кадерле әниебез, көннәрең шатлык белән үтсен, сәламәтлегең нык, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әти белән тигезлектә  яшәргә насыйп итсен сиңа.

Чәчләреңне, әни, чал басса да,
Күңелең көр, һаман яшь әле.
Җаның тыныч, сау-сәламәт булып,
Кайгы-хәсрәт күрми, яшә әле.

Рәхмәтеннән Ходай ташламасын,
Кунагы бул якты дөньяның.
Озак яшә утын сүндермичә,
Балаларың үскән ояның.

Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 30 ноябрь 2018 - 18:03
    Без имени
    Куркэм юбилеен белэн, Голфинэ!!!Тормыш иптэшен белэн тигез гомер итеп, балаларыннын, оныкларыннын игелеклэрен куреп яшэргэ язсын сина!!!!