Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Күгеш авылында яшәүче кадерле әниебез Сания Равил кызы Хәлилованың 25 февральдә – 60 яшьлек олуг юбилее.

25 февраля 2020, 08:00

567

0

0

Күгеш авылында яшәүче кадерле әниебез Сания Равил кызы Хәлилованың 25 февральдә – 60 яшьлек олуг юбилее.

Әниебез! Тормыш кояшыбыз! Сине чын күңелдән шушы истәлекле көнең – юбилеең белән тәбрик итәбез. Син бик олы йөрәкле, изге җанлы кеше! Безнең өчен әни генә түгел, әти урынына да булдың! Безнең абруебыз булып, 3 бала тәрбияләп үстердең! Кайчан гына кайтып керсәк тә, йортыбыздан җылылык бөркелеп тора! Син безнең сердәшчебез, киңәшчебез, дустыбыз. Сәламәт бул. Күзләреңнән гел бәхет нурлары балкып торсын. Һәм онытма: без һәрвакыт синең янәшәңдә. Рәхмәт сиңа, шундый тату, матур гаиләбез өчен. Рәхмәт, нәкъ шундый булганың өчен. Без сине бик яратабыз!
Күз нурыңны түктең безнең өчен,
Йөрәк җылың булды гел юлдаш!
Шатлыгыбыз арта сиңа карап,
Безнең өчен бәхет син булгач!

Сокланабыз сиңа карап, әни,
Изге җанлы, рәхәт кешесең.
Тагын бик күп еллар бары бәхет,
Шатлык, сөенечләр кичер син.

Сине яратып, кызларың Гүзәл, Гөлназ, Зөлфия, кияүләрең Булат, Рәдис, Илнар, 
оныкларың Альберт, Айзат, Айсылу, Әнисә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X