Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Кече Шырданда туып үсеп, Яшел Үзәндә гомер иткән Лотфулла Сафи улы Сөнгатуллинның 28 ноябрьдә гомер бәйрәме – 85 яшьлек юбилее.

28 ноября 2020, 06:00

696

0

0

Кече Шырданда туып үсеп, Яшел Үзәндә гомер иткән Лотфулла Сафи улы Сөнгатуллинның 28 ноябрьдә гомер бәйрәме – 85 яшьлек юбилее.

Кадерле кешебезне шушындый зур һәм якты бәйрәме уңаеннан ихлас котлыйбыз. Сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме – алдагы гомер елларыңны сау -сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, кардәш-туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтен, игътибарын, ихтирамын тоеп, пар канат булып хәерле, тыныч тормышта гомер ит!

Күпме генә бәхет теләсәк тә,
Бик аз булыр кебек тоела.
Нинди генә изгелекләр эшләмәдең
Кешеләргә гомер буена!

Шуңа сине бар да яраталар,
Дус-ишләрең йөри кергәләп.
Сәламәтлек, бәхет-шатлык белән
Яшик әле, шулай, бергәләп!


Ихлас теләкләр белән, хөрмәт итеп һәм яратып, хатының Фирдәүсә, балалар һәм оныклар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев