Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Кече Өтәк авылында яшәүче кадерле әти-әниебез Вафирә Гариф кызы һәм Габделхак Сәмигулла улы Гатауллиннар зөбәрҗәт туйларын билгеләде.

14 февраля 2020, 10:26

833

0

0

Кече Өтәк авылында яшәүче кадерле әти-әниебез Вафирә Гариф кызы һәм Габделхак Сәмигулла улы Гатауллиннар зөбәрҗәт туйларын билгеләде.

Сез 55 ел буе бер-берегезгә таяныч, тормышка гашыйк булып, шатланып, гомер итә беләсез. Нинди генә авырлыклар булмасын, бирешмәдегез, сынмадыгыз-сыгылмадыгыз, намуслы хезмәт юлы үттегез. Алдагысы да шатлыклардан, якты, аяз көннәрдән генә торсын, исәнлек һәм күңел тынычлыгы телибез сезгә, әти-әни!
Кем сокланмас сезгә карап бүген,
Сөбханаллаһ, күзләр тимәсен!
Ходай сезгә үзе ярдәм иткән,
Сайлаганда тормыш иптәшен.
Иртәгәсен сызылып аткан таңнар,
Олы шатлык алып килсеннәр.
Картлык көннәрегез тигезлектә,
Бәхет белән имин үтсеннәр!

Хөрмәт итеп, яратып, барлык балаларыгыз һәм 
оныкларыгыз исеменнән, улыгыз Рафыйк.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев