Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Кече Ачасыр авылында яшәүче кадерле әтиебез, дәү әтиебез фидаил заһир улы садыйковка 15 апрельдә 75 яшь тулды

15 апреля 2021, 06:00

523

0

0

Кече Ачасыр авылында яшәүче кадерле әтиебез, дәү әтиебез фидаил заһир улы садыйковка 15 апрельдә 75 яшь тулды

Кадерлебез, сине юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Алдагы тормышта сиңа, әтиебез, җан тынычлыгы, якыннарыңның, тормыш иптәшеңнең, балаларыңның, оныкларыңның җылысын тоеп, куанычлы, бәрәкәтле гомер итүеңне теләп калабыз.

Котлы булсын, әтиебез, туган көнең,
Бәхетләрең килсен күренеп.
Куанычлар гына юлдаш булсын
Яшә шатлыкларга төренеп.

75 яшь ул әллә ни күп түгел,
Тырыш, әйдә, йөзгә җитәргә.
Язсын йөзгә җитеп, шатлык белән
Бергә-бергә гомер итәргә.

Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең, апаң, балаларың, кияүләрең, оныкларың исеменнән, сиңа хөрмәт белән, кече кызың Гөлнара.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X