Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Кече Ачасыр авылында гомер итүче әниебез Мөршидә Нурмөхәммәт кызы Гыйсмәтуллинаның 23 мартта 80 яшьлек олуг юбилее!

23 марта 2020, 11:46

564

0

3

Кече Ачасыр авылында гомер итүче әниебез Мөршидә Нурмөхәммәт кызы Гыйсмәтуллинаның 23 мартта 80 яшьлек олуг юбилее!

Кадерле әниебез! Сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Аллаһы Тәгалә сиңа җан тынычлыгы, тән сихәтлеге, бәхетле картлык, бәрәкәтле тормыш, озын гомер насыйп итсен.

Һәр балаңның игелеген күреп,
Гел сөенеп кенә яшә син.
Сиңа шатлык, бәхет теләгәндә,
Амин, диеп торсын фәрештә.

Һәрбер иртә сине куандырып,
Шатлык белән яңа таң атсын.
Күзләреңне сагыш яше түгел,
Шатлык яше генә чылатсын.

Куанычлар гына алып килсен,
80 яшең – олуг бәйрәмең.
Сиңа бүген бүләк итәбез без,
Барлык яхшылыклар бәйләмен.

Сине яратып, иң изге теләкләр теләп, балаларың, кияүләрең, киленнәрең, оныкларың,тормыш иптәшең исеменнән – улың Фәрит, киленең
Рузалия, оныкларың Алия, Алмаз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев