Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Газетабызның баш мөхәррире, яраткан җитәкчебез, редакциябезнең кояшы ИЛСӨЯ МАНСУР КЫЗЫ ЗАВИЛЕЙСКАЯның бүген туган көне

28 мая 2018, 10:19

1334

0

6

Газетабызның баш мөхәррире, яраткан җитәкчебез, редакциябезнең кояшы ИЛСӨЯ МАНСУР КЫЗЫ ЗАВИЛЕЙСКАЯның бүген туган көне

Без аны үзебезнең дус һәм тату коллективыбыз белән ихлас котлап иң җылы һәм матур теләкләребезне җиткерәбез. Мансуровнабыз! Сау-сәламәт булып, ана һәм хатын-кыз бәхетендә коенып, якыннарыгызның мәхәббәтен тоеп яшәгез!

Тырышлыгыгызга һәм үҗәтлегегезгә, сабырлыгыгызга һәм зирәк акылыгызга, зәвыгыгызга һәм затлылыгызга, яшьлегегезгә һәм романтиклыгызга сокланабыз. Сез беркемгә дә охшамаган: үзегезчә матур һәм кабатланмас! Яратабыз! Тормышыгызда, иҗатыгызда, авыр, мең мәшәкатьле эшегездә уңышлар телибез!

Бүгенгедәй йөз кешегә җитәрлек энергиягез, иҗат чишмәгез гомер буена саекмасын, тоткан уразаларыгыз кабул булсын!

«Яшел Үзән» газетасы редакциясе коллективы.

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кызларым минем!!!! Рәхмәт яусын сезгә))) Сез булганда, мин бәхетле!!!