Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Быел сентябрь ае безнең Әдиятуллиннар гаиләсе өчен зур бәйрәмнәргә бай. Әтиебез Фәргать Нургазиз улының, әниебез Флёра Фәттах кызы белән бергә гаилә корганнарына 40 ел булды! Әниебезгә 65 яшь тулды!

20 сентября 2019, 10:00

1894

0

2

Быел сентябрь ае безнең Әдиятуллиннар гаиләсе өчен зур бәйрәмнәргә бай. Әтиебез Фәргать Нургазиз улының, әниебез Флёра Фәттах кызы белән бергә гаилә корганнарына 40 ел булды! Әниебезгә 65 яшь тулды!

Әти! Әни! Сез акыллы, ярдәмчел, һәр кешегә игътибарлы, киң күңелле, олы җанлы булганыгыз өчен, якыннарыгыз, туганнарыгыз, хезмәттәшләрегез арасында абруегыз зур!
Рәхмәт, әти-әни, бергәләп, күпләргә үрнәк булырлык ныклы гаилә корып, пар канатларыгыз астында безне сөеп, иркәләп, назлап, яхшы тәрбия биреп үстердегез. Барлык кылган изгелекләрегезгә, ярдәмегезгә, безнең өчен өзелеп яшәгәнегез өчен сезгә тирән рәхмәтлебез.
Әниебез, син үзеңнең төпле киңәшләрең белән һәркемгә ярдәм итәсең, күңел җылыңны һәркемгә җиткерәсең. Кем генә килсә дә, тәмле ризыклы өстәлләр, ачык йөз белән каршы аласың. Йортыбызның нуры, тормышыбызның таянычы, терәге булып, кадер-хөрмәттә, әтиебез белән тигезлектә, яшәүдән ямь табып, рәхәтләргә һәм рәхмәтләргә төренеп, бәхетле мул тормышта, тынычлыкта озак еллар гомер кичерергә язсын сезгә!


Кызыгыз Гөлнара, киявегез Фәнис, улыгыз Илнар,киленегез Лилия, оныкларыгыз Иделия,Рамазан, Рания, Сәфинә.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X