Реклама
Кадерлебез! Сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз. Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, бәхеттә-шатлыкта, барына шөкер итеп, озын гомер итүеңне телибез. Гаиләңнең, якыннарыңның җылысын, кадер-хөрмәтен тоеп, игелеген күреп, һәр туар көнгә сөенеп яшәргә язсын Ходай!
Шатлык белән яшә, хәсрәт күрмә,
Тыныч булсын һәрчак күңелең.
Бәрәкәтле матур тормыш сиңа,
Кояшларга тиңе гомернең.
Иң изге теләкләр белән,
Таһировлар гаиләсе.