Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Бүген Олы Шырдан авылында яшәүче кадерле әтие без, бабаебыз Шәүкәт Барый улы Гәрәевнең туган көне. Аны 80 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

29 февраля 2020, 08:00

738

0

0

Бүген Олы Шырдан авылында яшәүче кадерле әтие без, бабаебыз Шәүкәт Барый улы Гәрәевнең туган көне. Аны 80 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

Әти! Сиңа исәнлек-саулык, озын гомер, әни белән тигезлектә, пар канатлар булып яшәвегезне телибез.
Гөрләп яшә, әти, картаюны белмә,
Куанычта үтсен һәр көнең.
Йөзләреңдә булган шатлык нуры,
Балкып торсын, бер дә сүнмәсен.
Күңелең синең һәрчак шулай,
Ачык булсын һәркемгә.
Яшә әле озын-озак,
Уздырып син 100не дә!
Бүген синең юбилеең, әти, 
80 яшең – Ходай бүләге.
Гомер үтә, диеп сүрелмә, 
Син бит безнең тормыш терәге.
Рәхмәт, әтиебез, барысы өчен,
Тәрбияңә, биргән назыңа.
Җан тынычлыгы юлдаш булсын,
Картлыгыңнын якты ярында. 
Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Сания, улың Айрат, 
кызың Люция, киявең Фәнис, оныкларың Гөлия, Гөлназ.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев