Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Бүген минем өчен бик кадерле, газизләрдән-газиз булган, йомшак, киң күңелле, ярдәмчел апамның – Яшел Үзән ра йоны Олы Яке авылында гомер кичерүче Дамирә Искәндәр кызы Сәйфетдинованың гомер бәйрәме!

10 сентября 2021, 06:00

323

0

0

Бүген минем өчен бик кадерле, газизләрдән-газиз булган, йомшак, киң күңелле, ярдәмчел апамның – Яшел Үзән ра йоны Олы Яке авылында гомер кичерүче Дамирә Искәндәр кызы Сәйфетдинованың гомер бәйрәме!

Аңа 60 яшь тулды.

Апа! Чын күңелемнән, үзебезнең гаилә исеменнән, матур юбилеең белән тәбрик итәм. Кечкенәдән үк ягымлы йөзеңне, йомшак сүзеңне, синең назыңны, җылыңны тоеп үскәнгәдер, мөгаен, Әнием кебек якын син миңа. Кечкенәдән үк без синең белән бик дус, тату яшибез. Аз гына күрешми торсак, бер-беребезне сагынабыз, күрешкәч, сөйләшеп туймыйбыз. Ихлас күңелдән сиңа нык лы сәламәтлек, озын гомер, җан тынычлыгы, гаилә бәхете телим. Һәрвакыт көләч йөзле, шат күңелле булып, үзеңнең кирәклегеңне, кадерле икәнеңне тоеп яшә, күңел күгеңне болытлар капламасын, Аллаһы Тәгалә сине рәхмәтеннән ташламасын. Алдагы көннәрдә дә муллыкта балалар, оныклар бәхетенә куанып, алардан игелек, шәфкать күреп, бергә-бергә күңелле итеп, тормышка сөенеп яшәргә, гомер көзләрен дә, кыш ларын да кайгы-хәсрәтсез каршыларга насыйп булсын.

Апама.
«Әнкәй», – диеп өзгәләнгәндә җаным,
Авыр булып атса кайчак таңым,
Гайбәтләрдән төшсәм кинәт сыгылып,
Тамагымда кала төер тыгылып.
Җитмәгәндә талпынырга башка көчем,
Барлык әрнүләрем басар өчен,
Сиңа киләм...
Синең беркайчан да мине борчымавыңны,
Миңа бары хәерлесен генә юравыңны
Мин бит беләм...
Юлларыма киртә корган чакта дошманнарым,
Кул сузарга өлгермәгән чакта дус кайларым,
Авырлыктан түзәлмичә яшем коелганда,
Бар дөньясы ямьсез, гамьсез тоелганда
Сиңа киләм...
Синең беркайчан да мине бормавыңны,
Миңа бары хәерлесен генә юравыңны
Мин бит беләм...
Бәхет дулкынына күмелгәндә дә,
Күзләремнән шатлык түгелгәндә дә,
Сиңа киләм...
Апам!
Барысына да рәхмәт әйтеп бүген
Синең алда башым иям.

(Л.Габдрахманова. )

Яратып,
Казанда яшәүче сеңелең Дания.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев