Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Бүген безнең коллегабыз – газетабызны басмага әзерләүче компьютер версткасы белгече Гөлзия Ибраһимованың гомер бәйрәме – 50 яшьлек юбилее!

15 ноября 2020, 06:00

1099

0

0

Бүген безнең коллегабыз – газетабызны басмага әзерләүче компьютер версткасы белгече Гөлзия Ибраһимованың гомер бәйрәме – 50 яшьлек юбилее!

Гөлзиябез! Бәйрәмең матур көннәр, изге хәбәрләр, шатлыклы яңалыклар гына алып килсен. Бүгенге шат, сәламәт, бәхетле елмаюың сине беркайчан да ташламасын. Һәрчак шулай саф күңелле сердәшче, тугры ярдәмче, үз һөнәрен яхшы белгән хезмәт өлгесе булып озак еллар яшәвеңне телибез. Киләчәгең бүгенгедән дә матурырак, бүгенгедән дә бәхетлерәк булсын. Бар хыялларың тормышка ашсын, хәләл җефетең янәшәсендә, улыңның иң кадерле Әнисе, туганнарыңның терәге булып саулыкта, байлыкта озын гомер кичерергә язсын. Йөрәк түреңдәге бәхет очкыннары йөзеңдә елмаю булып һәрчак балкып торсын, сөеп-сөелеп, сөенеп яшә.

Пар канатлы бәхет нуры юлдаш булсын

Мәхәббәтең мәңге сүнмәсен.
Кояш кебек балкып яшә
Күңел гөлең мәңге шиңмәсен.
Булсын ул илле, тулсын ул илле

Бәхет бизәсен якты күңелеңне.
Яшәү ялкыны сүнә белмәсен
Җырлап каршы ал тагын иллене!
Гаиләң нык. Улың үсеп җитте.

Дөньяң, шөкер, бөтен,түгәрәк.
Калган гомерегезне дә бергә-бергә
Үтегез сез шулай бергәләп.
Сәламәт бул, җаның тыныч булсын.

Юбилей — ул шатлык тәхете.
Насыйп булсын сиңа киләчәктә
Оныкларың сөеп, куанычта
Һәм муллыкта яшәү бәхете.

Сине ихлас хөрмәт итеп, яратып, “Яшел Үзән” газетасы редакциясе коллективы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X