Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Безнең өчен зур бәйрәм – иң яраткан, иң кадерле кешебез, Күгеш авылында яшәүче әниебез Наилә Нурулла кызы Шәрәфиевага, 18 гыйнвар көнне 50 яшь тула

17 января 2020, 20:36

1423

0

0

Безнең өчен зур бәйрәм – иң яраткан, иң кадерле кешебез, Күгеш авылында яшәүче әниебез Наилә Нурулла кызы Шәрәфиевага, 18 гыйнвар көнне 50 яшь тула

Кадерле әниебез, без сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз.
Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әти белән бергә матур итеп яшәгез. Әти-әни, төпле киңәшегез, җылы сүзегез, нурлы йөзегез өчен чиксез рәхмәтлебез! 
Әни бит ул – өйнең яме,
Ә тормышта – олы бер терәк.
Сәламәт бул, озак яшә,
Син бит, әни, безгә бик кирәк.
Һәрвакытта булдың өйнең яме,
Авыр чакта безгә син терәк.
Озак яшә, һәрчак сәламәт бул,
Син бит, әни, безгә бик кирәк.
Әти белән тигез, яшәгез сез,
Ничек матур парлап йөргәндә!
Шулай бергә каршы алыгыз сез,
Без сагынып кайтып кергәндә.

Иң изге матур теләкләр белән, тормыш иптәшең Гусман, кияүләрең-кызларың, Илдар-Гүзәлия, 
Марат-Рузилә һәм Зилә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X