Яшел Үзән

Безнең өчен иң кадерле булган, Норлат авылында яшәүче хөрмәтле әниебез Халидә Ярулла кызы Хәйруллинаның 3 декабрьдә туган көне – 80 яшьлек юбилее.

--, 3 декабрь 2021 - 06:00
381
0
0

Әниебез! Сине гомер бәйрәмең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сиңа озын гомер, нык сәламәтлек, муллык, җан тынычлыгы, балаларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле, озын гомер кичерүеңне телибез.

Котлы булсын, әни, туган көнең,
Балкып торсын һәрчак йөзләрең.
Кайгы-хәсрәт күрми, шатлык белән,
Үтсен иде алдагы көннәрең.

Изге теләкләр белән, балаларың исеменнән, кызың Наилә, киявең Рәис, оныгың Радик.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: