Яшел Үзән

Бәчек авылында яшәүче ту ганыбыз Фәния Әхиялетдин кызы Закированың күркәм юбилее.

--, 27 май 2020 - 08:00
129
0
1

Кадерлебез! Сине чын йөрәктән туган көнең белән котлыйбыз. Алдагы тормышыңда борчу күрми, һәр көнгә шатланып, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, сәламәтлектә, муллыкта, матур тормышның бар рәхәтен тоеп, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен. Һәрчак шулай ярдәмчел, көр күңелле, ачык йөзле, бәхетле бул.

Туган көнең котлы булсын,
Юбилеең узсын күңелле.
Туганнарың бүген котлый сине,
Шушы инде бәхет түгелме?

Теләкләрнең кайсын теләсәк тә,
Аз булыр күк синең хөрмәткә.
Бәхетле бул, озак яшә,
Без калабыз шушы теләктә.

Сине яратып, хөрмәт белән, Сафиуллиннар гаиләсе.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: