Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Бәчек авылында яшәүче Марсель Хамис улы Закировның гомер бәйрәме – 55 яшьлек юбилее!

07 мая 2021, 07:00

678

0

0

Бәчек авылында яшәүче Марсель Хамис улы Закировның гомер бәйрәме – 55 яшьлек юбилее!

Абый – сине ихлас күңелдән юбилеең белән тәбрик итәбез! Син һәрвакыт ачык күңелле, сабыр, кешелекле, ягымлы, ярдәмчел, туган җанлы. Без сине ихлас күңелебездән хөрмәт итәбез. Алдагы тормышың кайгы- хәсрәтсез үтсен, саләмәт бул, матур гомер ит. Фәния белән балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, туганнарыңның кадер-хөрмәтенә төренеп, бәхеттә яшә!

Акыллы да, сабыр да син,
Тыйнак һәм итәгатьле.
Гомерең буйларына сау-сәламәт,
Булсаң иде чиксез бәхетле.

Юбилеең котлы булсын, абый,
Йөзләреңдә бәхет балкысын.
Изге, мәрхәмәтле йөрәгеңдә
Һич сүнмәсен кояш яктысы.

Иң изге теләкләр белән, барлык туганнарың исеменнән, Сафиулиннар гаиләсе.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X