Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Бәчек авылында гомер итүче кадерле әтиебез Кәлимулла Әгъзам улы Гыйләҗевның 23 августта гомер бәйрәме – 80 яшьлек юбилее.

23 августа 2020, 06:00

663

0

2

Бәчек авылында гомер итүче кадерле әтиебез Кәлимулла Әгъзам улы Гыйләҗевның 23 августта гомер бәйрәме – 80 яшьлек юбилее.

Кадерле әтиебез! Сиңа озын гомер, корычтай нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, борчу-мәшәкатьсез имин көннәр телибез. Балаларыңның игелекләрен күреп, оныкларыңа сөенеп, кадер хөрмәттә әни белән бергә озын-озак еллар тигезлектә яшәргә насыйп булсын.
Котлы булсын, әти, туган көнең,
Бер барыбыз шушы теләктә.
Бүгенгедәй шат елмайган йөзең
Шатлык өсти безнең йөрәккә.
Тормышта син ныклы терәксең,
Безнең өчен һәрчак кирәксең.
Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа мәңгегә.
Син булганда без бәхетле,
Синең белән якты көнебез.
Безнең белән син дә бәхетле бул,
Сиңа озын-озак гомер телибез.

Иң изге теләкләр белән, сине яратып, тормыш иптәшең, балаларың, кияүләрең, киленнәрең, оныкларың, кода-кодагыйларың.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев