Бакырчы авылында яшәүче кадерле әтиебез ШӘЙХУЛЛИН ГАЛИМҖАН ЗАКИР УЛЫн 80 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйбыз!
Кадерле Әтиебез! Гомер юлың якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык Әтиебез! Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа, Әти! Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез! Ата-ана һәм туган кадерен белергә өйрәттең, туган нигезгә кайтканда да кочак җәеп каршы алуың өчен бик зур рәхмәт сиңа, Әти! Син – балаларыбызга да ягымлы Дәү әти! Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер телибез! Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен! Әти! Безне сөендереп озын-озак яшә!
Изге теләкләр белән улларың Рәшит белән Рияз, кызларың Гөлнара, Халисә, Ләйсән, оныкларың Чулпан, Рәмис, Ләйлә, Рәсим.
Нет комментариев