Яшел Үзән

Бакырчы авылында яшәүче кадерле әниебез Алсу Сәлахетдин кызы Сафиуллинаның 12 сентябрьдә туган көне.

--, 11 сентябрь 2019 - 08:00
54
0
0

Хөрмәтле әниебез, дәү әниебез! Сине чын күңелебездән олы бәйрәмең – 75 яшьлек юбилеең белән котлыйбыз! Сиңа сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәхет, барыбызның да күңел җылысын тоеп, игелекләр күреп, озын гомер кичерүеңне телибез. Төпле киңәшең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен рәхмәт.
Әни бит ул – өйнең яме,
Ә тормышта – олы терәк.
Сәламәт бул, озак яшә,
Син бит, әни, безгә кирәк.
«Әни!» - диеп дәшү шундый рәхәт,
Рәхмәт, әни, һәммәбездән, рәхмәт.
Әни булдың, әни булып калдың –
Һәр көнеңне безнең өчен яшәп.


Изге теләкләр белән, сине яратып, хөрмәт итеп, балаларың,
кияү-киленнәрең, оныкларың.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: