Реклама
Бүген гомер мизгелеңнең матур бәйрәме, хатын-кызның акыл туплаган, асыл, иң күркәм чоры. Киләчәктә дә сиңа сәламәтлек, күңел көрлеге, яңадан-яңа куанычлар, тыныч тормыш телибез. Сабыр канатларың сынмасын, әрнү-сагыш белми, якыннарыңның, балаларыңның игелеген, рәхәтен күреп, аларның уңышларына сөенеп, Аллаһ биргән гомереңне бәхеттә уздырырга Ходай насыйп итсен иде.
Дөньядагы һәрбер яхшылыктан
Өлеш чыксын сиңа мул гына.
Без телибез сиңа ак бәхетләр,
Шатлыкларга илткән юл гына.
Изге теләкләр белән, Бакырчы авылы халкы.