Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Бакырчы авылында гомер итүче ӘХМӘТШИНА ӘМИНӘ ХӘЯЛИ КЫЗЫн ихлас күңелдән котлыйбыз!

05 апреля 2019, 08:40

1459

0

2

Бакырчы авылында гомер итүче ӘХМӘТШИНА ӘМИНӘ ХӘЯЛИ КЫЗЫн ихлас күңелдән котлыйбыз!

Табигатьнең яшәү өчен уянган иң матур мизгелендә дөньяга килгән иң газиз кешебез – Бакырчы авылында гомер итүче ӘМИНӘ ХӘЯЛИ КЫЗЫ ӘХМӘТШИНА быел 80нче язын каршылады.  Кадерле әниебез! Сине юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Әни! Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез! Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай көләч, ягымлы бул. Безне сөендереп озын-озак яшә!

Син кояшка тиң кешебез, Әнкәй,
Яшәсәң дә үзең еракта.
Һаман синнән җылы алабыз без,
Ә урының һәрчак йөрәктә.

Кояш җиргә нурын сипкән кебек,
Әнкәй, синнән дә нур бөркелә.
Без телибез сиңа кояш гомере,
Кояш кебек син дә бер генә!

Яратып, Сургутта яшәүче кызың Әлфия, киявең Навил һәм оныкларың.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев