Айдар авылында яшәүче әти-әниебез ИЛДАР һәм ФИРДИНӘ ЗӘБИХУЛЛИННАРның бергә гомер итүләренә – 40 ел
Кадерлеләребез! Якут туегыз белән котлап, сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, озын гомер телибез. Киләчәктә дә тигезлектә гаилә ныклыгын саклап, күпләргә үрнәк булып, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп яшәргә язсын. Сезгә карап, без дә сокланабыз, үрнәк алабыз.
Әни бит ул – өй кояшы
Әти – дөнья терәге.
Әти белән әни бергә булганда,
Тыныч була бала йөрәге.
Яшәгез сез бергә озак-озак,
Ашыкмагыз әле сүнәргә.
Мөмкин булсын безгә, балаларга
Аз булса да бурыч түләргә.
Яратып, Илнур-Лилия, Ирек-Әлфинә, Илдар-Гөлүсә, Илүзә-Илназ, Илшат, Илфат, Илһам.
Нет комментариев