Айдар авылында яшәүче кадерле кешеләребез Хәбибулла кызы Тәнзилә һәм Мөхибулла улы Абдулла Гыйбадуллиннарны котлыйбыз!
Айдар авылында яшәүче кадерле кешеләребез Мөхибулла улы Абдулла һәм Хәбибулла кызы Тәнзилә Гыйбадуллиннарның бергә гомер итүләренә 22 ноябрьдә 50 ел.
Кадерлеләребез, алтын туегыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезнең матур, күркәм бәйрәмегез безнең өчен дә куанычлы вакыйга. Сез безгә изгелек, татулык, тырышлык һәм хезмәт сөю үрнәге булдыгыз. Киләчәктә дә бар якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, исәнлек белән тиң-тигез гомер итүегезне телибез.
Сезне котлап, барлык балалар, кияү-киленнәр, онык-оныкчыклар исеменнән улыгыз – Фирдүс.
Нет комментариев