Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Август аенда Югары Урысбага авылында яшәүче газиз кешебез

24 августа 2019, 08:00

849

0

1

Август аенда Югары Урысбага авылында яшәүче газиз кешебез

Фәндияр Фәез улы Ногомановның 75 яшьлек юбилее.
Кадерлебез! Сине чын күңелебездән олуг бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа исәнлек-саулык, матур көннәр, тыныч, тигез картлык телибез. Син дөньядагы иң әйбәт тормыш иптәше, яраткан әти, кайгыртучан дәү әти! Үзеңнең сабырлыгың, гаделлегең, эшчәнлегең белән безгә һәрчак үрнәк син, әти. Биргән киңәшләрең өчен мең рәхмәт сиңа. Без сине бик яратабыз!
Маңгаеңда сырлар – үткән еллар,

Борчуларың эзе – ак чәчең.
Өч кызың да, әти, рәхмәт әйтә,
Котлы булсын 75 яшең!
75 яшь - картлыкның уртасы ул,
Гомер үтте диеп уйлама.
Әни исән, балаларың янда,
Бәхетле син, әти, дөньяда!
Күпме генә бәхет теләсәк тә,
Бик аз булыр кебек тоела.
Кирәк чакта ярдәм кулы суздың,
Шәфкатьле син һәрбер балаңа.
Шуңа сине бар да яраталар,
Дус-ишләрең йөри килгәләп,
Сау-сәламәт булып туксанны да
Үткәрергә язсын бергәләп.

Иң изге теләкләр белән, сине яратучы тормыш иптәшең Зәйтүнә, кызларың, кияүләрең һәм оныкларың.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев