Яшел Үзән

Асия Наил кызы Гобәйдуллинаны ихлас күңелебездән юбилее белән котлыйбыз!

--, 8 февраль 2018 - 10:46
674
0
3

Асия Наилевна авылыбызга чын мәгънәсендә  җан өрүче, туган ягыбызга элеккеге данын кайтаручы. Аның авылга битараф булмаучылар белән бергә  башкарган эзлекле эшенә  районда сокланмаган кеше юк. Республика  да аның һөнәри осталыгын, хәйрия эшчәнлеген югары бәяли.
Әле планнар зурдан: киләчәктә Каюм Насыйри туган  җирен  төбәгебезнең  иң матур, тормышның тәмен һәм ямен тоеп яшәү өчен уңайлы авылы итү. Шушы матур хыялларны тормышка ашыру өчен рухы канатлары сынмавын, яшәү дәрте сүнмәвен телибез. Сезнең кебек ватанпәрвәрләр булганда халкыбызга  асыл затлар  биргән  авылыбыз гөрләп яшәп китәр әле.

Кадерле АСИЯ НАИЛЕВНА,  Сезгә нык сәламәтлек, гаилә бәхете телибез, якыннарыгызның яратуын, хөрмәтен тоеп, озак һәм бәхетле яшәгез!

Авылдашларыгыз – Кече Шырдан халкы.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: