Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Акъегет авылында яшәүче иң якын кешебез – әниебез МӘДИНӘ СӘЛАХЕТДИН КЫЗЫ ТИМУРШИНАга бүген, 31 гыйнварда, 80 яшь тула

31 января 2019, 08:43

1335

0

2

Акъегет авылында яшәүче иң якын кешебез – әниебез МӘДИНӘ СӘЛАХЕТДИН КЫЗЫ ТИМУРШИНАга бүген, 31 гыйнварда, 80 яшь тула

Кадерле әниебез, дәү әниебез! Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Гыйнвар салкыннарында туган булсаң да, безгә – якыннарыңа, җылылык бирә торган кайнар йөрәгеңә тагын да көч-куәт өстәлсен. Кышкы тәрәзәләрдәге бизәкләрдәй, күңелең матур, даладай киң булсын!

Чал  чәчләрең, маңгай сырларың
Күбәйсә дә еллар үтүгә,
Безнең өчен мәңге яшь син, әни,
Картаюны белмә гомергә.

Шулай ук әтиебез Тимуршин Фәргать Дәүләтша улының 10 гыйнварда туган көне булып үтте. Әтиебезгә дә исәнлек-саулык, әни белән бергә тигез тормыш итүләрен телибез.

Барлык балаларың, кияү-киленнәрең, онык-оныкчыкларың исеменнән – кызың Резидә, киявең Нәфикъ, оныкларың Айдар, Рәмис.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X