Яшел Үзән

Акъегет авылында туып, бүгенге көндә Яшел Үзәндә яшәүче Мәрьям Сафиулла кызы Хәйруллинаның 25 гыйнварда 80 яшьлек юбилее.

--, 25 гыйнвар 2020 - 09:00
267
0
0

Гомер бәйрәмең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Аллаһы Тәгалә сиңа тән сихәтлеге, җан тынычлыгы, борчу-мәшәкатьсез имин көннәр насыйп итсен. Газиз балаларыңның игелекләрен күреп, онык-оныкчыкларыңа сөенеп, кадер-хөрмәттә яшәвеңне телибез.
80 яшь – матур гомер бит ул,
Борчылма син килгән картлыкка.
Исәнлекне күбрәк бирсен Ходай,
Калган гомерең үтсен шатлыкта.
Иң изге теләкләр белән, Биктаһировлар гаиләсе.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: