Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

28 октябрьдә Олы Ачасыр авылында яшәүче кадерле кешебез Шиһабетдинов Альберт Хатип улының 50 яшьлек юбилее!

28 октября 2017, 09:36

1392

0

0

28 октябрьдә Олы Ачасыр авылында яшәүче кадерле кешебез  Шиһабетдинов Альберт Хатип улының 50 яшьлек юбилее!

Кадерлебез, сине ихлас күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәс­рәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты,туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрчак аяз булсын. Гел шулай елмаеп, безне сөендереп яшә! Ак бәхетләр юлдаш булсын сиңа, Көннәреңне шатлык бизәсен. Сәламәтлек — үзе бәхет бит ул, Ходай шуннан мәхрүм итмәсен! Иң изге теләкләр белән, сине яратып, әниләрең, тормыш иптәшең Гөлназ, улың Алмаз, кызың Ләйлә һәм туганнар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев